Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар язгы көн төн белән тигезләшкән “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үттеләр

Район мәдәният йорты артистлары район халкы өчен әлеге бәйрәм уңаеннан зур концерт программасы әзерләделәр.

Район үзәгенең үзәк мәйданында “Нәүрүз” бәйрәмен дәртле җырлар һәм ялкынлы биюләр белән билгеләп үттеләр. Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Район артистлары театральләштерелгән тамаша әзерләделәр, аның нигезендә барысы да кышкы йокыдан соң табигать уянуын көтте. Язбикә үзен озак көттермәде. Ул үз хокукларына ышанычлы кереште, үзе белән Нәүрүз бәйрәменең төп атрибутын – шытып чыккан бодай алып килде.


Район халкы таныш җырлар астында биеде, “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле башкаруындагы көйләрне тыңлап хозурланды. Аксубайлылар хәрәкәтчән уеннарда теләп катнаштылар. Программаның сюрпризы Казан җырчысы Чулпан Йосыпова булды.


Кунакларны традицион ботка, коймак, чәк-чәк, кош теле белән сыйладылар. Район үзәгенең төп сәхнәсендә котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин чыгыш ясады.
– “Нәүрүз” яңа көн, яңа башлангычлар дигәнне аңлата. Белгәнегезчә, узган ел безнең республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә без һәр милли бәйрәмне шулай күңелле итеп билгеләп үтәбез, иске традицияләрне яңартабыз. Бу бәйрәм – искәрмә түгел, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген безгә шундый бәйрәм бүләк иткән артистларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тыныч күк йөзе телим.


Чара кысаларында “Аксубай өчпочмагы серләре” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү булды. Өченче урынны – балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты, икенче урынны туган якны өйрәнү музее вәкилләре алды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре җиңүчеләр булдылар. Барысына да грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев