Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар ярдәм сораучыларга булышырга һәрвакыт әзер 

Районда коронавирус йогышы чорында волонтерлар өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.

Районда "МыВместе" һәм "Ярдәм янәшә!" аакцияләре уза, аларда Аксубай халкы да актив катнаша. Хәзерге вакытта пенсионерларга һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм аерата кирәк. Бу бигрәк тә көнкүреш мәсьәләләренә кагыла.

Районның өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләре коронавирус йогышы таралган чорда куркынычлылык зонасында торалар, шуңа күрә аларга өйдән чыгарга киңәш ителми.

Кызганычка каршы, барысының да балалары һәм якыннары аларның янәшәсендә яшәми.

Шуңа күрә аларга азык-төлек һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм таләп ителә. 
Әйтик, Евгений Титов һәм Гордей Ипполитов шәхси автомобильләрендә дарулар һәм азык-төлек алып киләләр.

Районның башка волонтерлары белән берлектә алар көн саен авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Алар үзләре башкарган эшне мактауга лаек дип санамыйлар һәм моның белән мактанмыйлар да. Бары тик коронавирус инфекциясе аркасында пандемия вакытында килеп чыккан катлаулы вакытта кешеләрне бер-берсенә ярдәм итәргә өндиләр. 

–Катлаулы тормыш хәлендә калган өлкәннәргә без, яшьләр булмаса, кем ярдәм итәргә тиеш, – ди Гордей. Евгений Титов исә, үз чиратында, акцияләрдә катнашу – кешеләргә файда китерү мөмкинлеге, дип саный

 

Фото район Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан һәм Гордей Ипполитовның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев