Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар яхшы чыгыш ясады

    ТР ветераннары арасында “Балкыш” үзешчән башкаручыларның республика фестивале Аксубай ветераннары өчен иң яраткан һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булды.

    Аксубай артистларын республика сәхнәсендә таныйлар һәм чыгышларын көчле алкышларга күмәләр. Елдан-ел номерлар кызыклы, мавыктыргыч була бара. Менә соңгы чыгыш та зур уңышлар китерде.

    Республика конкурсында безнең район тәкъдим иткән 8 номерны башкаручыларның 6сы лауреат булды. Мәртәбәле жюри фестивальнең гала-концертына күңелләргә үтеп керә торган чуаш җыры белән Лидия Нураева һәм Леонид Воркунов дуэтын сайлады, шулай ук Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Вдохновение» ансамбленең дәртле биюе дә фестиваль бизәгенә әверелде.

    Безнең үзешчәннәрнең чыгышы Казан тамашасында зур уңыш казанды. Дуэт һәм ансамбль чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: