Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар “Уяв” чуаш бәйрәмен онлайн билгеләп үтәчәк

Район авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне онлайн режимда уздырырга әзерләнәләр.

”Уяв” – борынгы чуаш бәйрәме, ул бүгенге көнгә кадәр саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бәйрәм чуаш халкын берләштерә һәм туганлык мохитен чагылдыра. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, районда Сабан туйларын үткәрмәскә дигән карар кабул ителде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов белдергәнчә, Бөтенроссия “Уяв” чуаш бәйрәме дә шулай ук кешеләрнең күпләп җыелуыннан башка узачак. Бәйрәмне үткәрү датасы – 11 июль. Мәдәният хезмәткәрләре аны онлайн режимда үткәрергә әзерләнәләр: һәр коллективның чыгышларын видеога төшерәләр.

Авыл мәдәният йортлары Вконтакте берләшмәсендә кайбер коллективларның чыгышларын карарга була инде. Аксубай район мәдәният йорты Вконтакте битендә бәйрәмнең тулы язмасын карарга мөмкин булачак.

Фото: Аксубай район мәдәният йорты һәм Сөнчәле мәдәният йортының Вконтакте битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев