Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар урманнарны чистарту буенча табигатьне саклау акциясенә кушылдылар 

    “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясендәге “кармәт” дип аталган өлешен җыештыру буенча өмә үткәрелде.

    Апрель аеннан Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясенең чираттагы этабы бара. Аксубайлылар ел саен урманнан кубометрлап көнкүреш чүп-чарын чыгарып, актив катнашалар. Бу юлы акциянең язгы этабы кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен чистартуга Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, Чабаксар участогы, “Ак БАРС Страхование”, “Ак БАРС-Мед” оешмалары, Иске Кармәт авыл җирлеге, Иске Кармәт авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Хәсән Туфан музей-йорты хезмәткәрләре чыкты. Волонтерлар бик зур эш башкарды. Алар төрле юнәлешләр буенча урман буйлары буенча таралып, юлчылар, “табигать сөючеләр” калдырган чүп-чарны җыеп, полигонга төяп җибәрделәр. Югарыда телгә алынган оешма вәкилләре әлеге территорияне узган елның язында да чистарттылар. Бер ел узды һәм урманда кабат күпме чүп-чар. Табигатьтә кешеләр үзләрен бик тәртипсез тоталар. 

    Урман хезмәткәрләре шулай ук, автотрассадан яшь, яшел агачлар гына күренеп торсын өчен, корыган агачларны кисеп, пөхтә итеп җыештырып куйдылар. 

    – Акция дәвам итә. Анда әйләнә-тирә мохитнең иминлеге өчен борчылган барлык гражданнар да катнаша ала, – ди Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Илмухин. – Катнашучылар күбрәк булган саен, урманнар да чистарак булачак. Катнашу турындагы тәкъдимнәр белән урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә яки (8 843-44) 2-73-53 номеры буенча урман бүлегенә шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: