Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар урман утыртуны төгәлләделәр

Аксубай урманчылары 2020 елның язына ясалма урман торгызу буенча планны үтәделәр. Дәүләт урман фонды 32 гектар яңа үсенте белән тулыланды. Элеккеге печәнлек җирләренең 2,6 гектарында төрле төрдәге куаклар утыртылды.

Шулай ук сезон башыннан 50 гектар мәйданда урман культураларын өстәмә утырту үткәрелде ( чөнки утыртылган барлык үсентеләр дә үсеп китә алмый, моның сәбәбе төрле: урман җәнлекләре зыян салудан алып үсентенең тамыр системасы хәлсезләнүгә кадәр. Шуңа күрә урман хезмәткәрләре ел саен корыган яшь агачлар урынына яңаларын утырталар. Агымдагы елның көзенә 50 гектар мәйданда өстәмә утырту эшләре башкару планлаштырылган.

– Урман утыртуда участок урманчылыклары коллективлары тырышып эшләде, – дип сөйли Аксубай урманчылыгының урман торгызу инженеры Марсель Моратшин. – Быелгы язның яңгырлы булуы, урманда эшләү өчен кыенлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, урманчылар үз бурычларын кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев