Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар, учак якмагыз

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында йорт яны территориясендә ярдәмче хуҗалык участогын чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнергә була.

Әмма, шуны истә тотарга, кышның аномаль җылы килүе нәтиҗәсендә, быел янгын куркынычсызлык сезоны күпкә иртәрәк башланды.

– Йорт тирәсен җыештырганда, коры үләннәрне яндырганда һәм ризык әзерләгәндә ачык ут ягудан тыелып торуыгызны үтенеп сорыйм , – дип искәртә инспектор Аксубай һәм Нурлат районнары буенча янгын часте инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. – Игълан ителгән ял атнасында Янгын иминлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Һава торышының җылынуы, шулай ук җилнең көчәюе янгыннар санын арттыра, ә алар мөлкәткә зыян салып кына калмый, якын кешеләрнең һәм күршедә яшәүчеләрнең утта янып һәлак булына да китерергә мөмкин.

Күзәтчелек органында шәрехләүләренчә, янгыннар китереп чыгарган төп сәбәп – ут белән саксызлык. Шуның өчен балаларны караучысыз калдырырга, учаклар һәм мунча ягуны аларга ышандырырга ярамый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы электрон хезмәтләренең 01 һәм 101 телефоннарына оператив мөрәҗәгать итү, сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итә, дип искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев