Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар ТР җыелма командасына керделәр

Нурлатта 2005-2006 елларда туган спортчылар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышлар самбо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашу өчен Татарстан җыелма командасына  сайлап алу туры булып торды. Ярышларда Аксубай балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре бик яхшы чыгыш ясады.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Дмитрий Куклин (Аксубайның 3нче мәктәбе) һәм Илдус Камалов (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе) иң нәтиҗәлеләр рәтендә булдылар һәм республика җыелма командасына керделәр.

Апрель ахырында аларга республика данын Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә җаваплы ярышларда якларга туры киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев