Аксубайлылар "Тоталь диктант" белем бирү акциясенә кушылдылар
17 ел эчендә беренче тапкыр диктантны көзен – 17 октябрьдә язалар.
Аксубай районында диктант язу өчен 6 мәйданчык оештырылган. Төп мәйданчык район үзәгенең 2 нче мәктәбе.
Диктант авторы – язучы, «Национальный бестселлер» әдәби премиясе лауреаты Андрей Геласимов.
Акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Быел төбәктә санитар-эпидемиологик хәл аркасында мәйданчыклар ябык булачак. Шулай итеп, районның 6 белем бирү учреждениесендә "Тоталь диктант"ны әлеге мәктәп укучылары һәм укытучылары гына яза. Әмма башка катнашучыларның totaldict.ru. сайтында теркәлеп, диктантны #пишемдома онлайн форматында язу мөмкинлеге бар.
Акция 2020 елның 17 октябрендә уза. Традиция буенча ул бер үк вакытта 14.00 сәгатьтә, 1000нән артык шәһәрдә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев