Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар "Татмедиа" АҖ журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән языла алалар

Ташламалы язылу декадасы 16 декабрьгә кадәр дәвам итә.

6 декабрьдән башлап Россия почтасы бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алды. Аксубай районы халкы бары шул чорда гына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына 13% ташлама белән подписка рәсмиләштерә алачак. Ташламалы язылу декадасының инициаторы – "Россия Почтасы"акционерлык җәмгыяте.

"Татмедиа" АҖ укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан" шәһәр журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета-журналларга язылу илнең барлык почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Шулай ук сайтта онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин tatmedia.ru/podpiska өйдән чыкмыйча.

Аксубай районы халкы 2022 елның беренче ярты еллыгына “Сельская новь”, “Авыл таңнары”, “Ял пурнăçӗ” газеталарына почтальон аша, почта бүлекчәләрендә яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, яисә «Россия почтасы» сайтында 682,62 сумга языла алалар. Яисә 480 сумга редакциядә альтернатив подписка рәсмиләштерергә (газетаны басылып чыккан көнне редакциядән килеп алырга) мөмкин.

Бу чорда безнең басмаларның теләсә кайсына язылып, @nadegda_penkova дан Кыш бабай белән Кар кызыннан Яңа ел котлавын отарга мөмкин, алар сезнең өйгә килеп котлаячак.

Декабрь могҗизалар ае һәм район газетасы сезгә шуларның берсе бүләк итәчәк. Кемгә дә булса подписка бүләк итеп, Сез үзегез дә тылсымчы була аласыз!

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев