Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Татарстанны данладылар

Районның авыл җирлекләрендә "Яратам сине, минем Татарстаным" җирлекара эстафета тәмамланды.

Үзешчән сәнгать коллективларының иҗади хисаплары Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган һәм әлеге вакыйга элементларын үз эченә алган иде.

Авыл мәдәният йортларында тамашачылар игътибарына республиканың барлыкка килү этаплары, авыл хезмәтчәннәренең уңышлары турында сөйләүче күргәзмәләр тәкъдим ителде. Концерт номерларында совет чоры атрибутлары кулланылды, күз алдында гүя данлы тарих җанланды.

Җырчыларыбыз дәртле җырларында туган ягыбызны зурладылар. Һәр җирлектә дә концертлар тулы аншлагта үтте, чыгышлар алкышлар белән үрелеп барды. Хәзер эстафета район үзәгенә күчте.

Аны район оешмалары һәм предприятиеләренең хезмәт коллективлары күтәреп ала. Төрле һөнәр вәкилләренең иҗади хисаплары Аксубай тамашачыларын үзенә җәлеп итә. Район үзәге үзешчән коллективлары чыгышы вакытында район мәдәният йортында буш урыннар булмый.

Бу юлы да, оешмаларның хисап концертлары кызыклы һәм якты булырга вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев