Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Татарча диктант» акиясенә кушылды

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп ел саен үткәрелә торган ”Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясен уздыру өчен төп мәйданчыкларның берсе булды.

Аксубай районы мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, «Татарча диктант» акциясендә – 18 мәйданчыкта, шуларның алтысы район үзәгендә, меңгә якын кеше катнашкан. Татарча диктантны яшькә, биләгән вазыйфага һәм белем дәрәҗәсенә карамастан яздылар. Елдан-ел әлеге акциягә кешеләр күбрәк кушыла.

Барлык мәйданчыкларда да чара 11 сәгатьтә башланды. Диктант текстын милли мәгариф буенча методист, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Ислямова укыды. 1 нче мәктәптә Ибраһим Гази әсәреннән өзек буенча диктант язучылар арасында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да бар иде.

– Халыкның туган телне онытмаулары куандыра. Көндәлек тормышта без нигездә рус телендә аралашабыз, шулай да татар теленә тугры калабыз. Бу акция – туган тел грамматикасы буенча белемне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек, – диде Илшат Минсабир улы.

Акция Татарстан Республикасында гына түгел, башка төбәкләрдә дә, хәтта илебездән читтә дә узды. Диктант нәтиҗәләрен акциянең рәсми сайтында акциядән соң 30 көннән дә соңга калмыйча белергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев