Аксубайлылар татар телен «бишлегә» белә
Казанда рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркеме укучылары арасында татар теле буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Аксубай районы укучылары арасында 6 класса Иске Мокшино мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучысы Зәлинә Мингазова һәм 3нче Аксубай мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Әдилә Дәүләтшина олимпиада призерлары булдылар. Кызлар татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Укучыларның уңышларында укытучылары Наҗия Мирзянова һәм Зилә Билалованың да өлеше зур. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев