Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар, ә сезгә алар өчен оятмы?

Аксубайда искиткеч бердәм, тату халык яши.

Эштә булса да, бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә, бистәне төзекләндерүдә дә алар һәрвакыт бердәм. Кече ватаннарында 2-3 ел булмаган кунаклар Аксубайның чәчәкләргә күмелгән матурлыгына гаҗәпләнә.

Тик, һәрвакыттагыча, бер мичкә балга бер кашык дегет салучылар табыла шул. Республика Уявын уздыруга махсус рәвештә клумбалар ясалган һәм йөзләгән чәчәк утыртылган үзәк урамнарда күзгә күренеп чәчәкләр юкка чыга башлаган.  

Элеккеге елларда кәҗәләр һәм сыерлар район үзәге өчен каза булса, хәзер чәчәкләрне төнлә көрәк белән коралланган бистә кешеләре үзләре урлый. Күрәсең, алар йорт яны территорияләрен шул рәвешле төзекләндерәсе киләдер.

Һәр оешма үз территорияләрен төзекләндерүгә шактый суммалар сарыф итә, күпләр кышын тәрәзә төпләрендә чәчәкләр үстерә, я яздан сатып ала. Кыскасы, моңа күпме хезмәт куелган.  Шул ук муниципалитет та, бистә гөлләргә күмелеп утырсын өчен, чәчәк үсентеләрен сатып ала. Базарда чәчәкләр белән сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләрнең берсе сезон азагында паркта клумбаларга утырту  өчен, сатудан калган чәчәкләрне бушлай бирде, хәтта узып баручыларга  да бүләк итте. Өстәвенә, бу ир – ат үзе Аксубайда да яшәми.

Ә  ун хезмәт коллективы, йөзләгән кеше матурлык тудырган шушы ук урамнардан йөрүче халык төннәрен клумбалар янына килеп, андагы чәчәкләрне урлый! Бүген һәр бинада видеокамералар урнаштырылган һәм аны кире карап, чәчәк вандалларын табу авыр эш түгел.

Тик шунысы да бар: кемдер гаепле, ә эзләүчегә - оят. Безнең бистәдә намус бәясе урланган чәчәкләр белән үлчәнә торган кешеләр яшәве өчен оят. Ә сезгә алар өчен оятмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев