Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар республика шахматчылары белән уйнадылар

Аксубай районы пенсионерлары шахмат буенча республика онлайн турнирында катнаштылар.

Аксубай районы пенсионерлары берлеге өлкән буын вәкилләре арасында оештырыла торган барлык чараларда да актив катнаша. Төрле спорт төрләре буенча республика ярышларында призлы урыннарга лаек була.

Алар арасында шахматчылар да бар. Шушы көннәрдә журналистика ветераны Ирина Крюкова һәм спорт ветераны Анатолий Калмыков Аксубай районының клиентлар хезмәте бинасында шахмат буенча республика онлайн-турнирында катнаштылар. Шахмат клубы җитәкчесе Геннадий Горбунов аларга оппонентлар белән техник элемтә урнаштыруда ярдәм итте.

– Безнең вәкилләр республика шахматчылары арасында район данын лаеклы якладылар, – дип билгеләп үтте клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев