Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Республика акциясендә катнаша ала

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасында “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе старт алды.

Ул гаиләләрнең балалар белән уртак ялын оештыру, гаилә укуы йолаларын үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхес булып формалашуында китапның ролен күтәрү, балалар һәм үсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Теләгән һәркем, тиешле видео яздырып һәм аны Instagram һәм (яисә) ВКонтакте социаль челтәрләрдә #читаемдетямрт хештегы белән урнаштырып, катнаша ала.

Акциядә күп кенә танылган шәхесләр катнаштылар инде. Шулай итеп, ТР Мәгариф һәм фән минстры Рәфис Борһанов Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев