Аксубайлылар район турында белемнәрен тикшерә ала
«Мин үз районым турында барысын да беләм» дигән онлайн викторина үзәк китапханәнең «Вконтакте» рәсми берләшмәсендә уза.
Аксубай районында яшәүчеләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районның 90 еллыгына багышланган «Мин үз районым турында барысын да беләм» дигән онлайн викторинада катнаша ала. Безнең район тарихына гына түгел, ә республика тарихына да кагылышлы булган мәсьәләләр күзаллауларны киңәйтергә һәм белемнәрне тулыландырырга мөмкинлек бирә. Үзәк җирлекара китапханә хезмәткәрләре викторинада иң актив катнашучыларга электрон дипломнар тапшырылачак, дип ышандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев