Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар психологкка һәм социаль педагогка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көн саен үзләренең календарь планнары һәм гаиләләр үтенече буенча дәресләр үткәрәләр.

Психолог Лилия Лукина һәм социаль педагог Галина Гаврилова гаиләләргә ярдәмгә төркемле һәм шәхси онлайн дәресләр оештыралар. Дәресләрнең яңа форматы бер генә катнашучыны да битараф калдырмады. Шулай итеп, Лилия Лукина гаилә әгъзаларының берләшүе өчен онлайн дәресләр үткәрде. Дәресләрдә катнашучыларга ул үз гаиләләренең гербын ясарга тәкъдим итте, анда һәркем гаилә һәм тормыш кыйммәтләрен күрсәтергә тиеш иде.

Психолог, еш очракта балалар бу төшенчә белән беренче тапкыр, мәктәп өчен гаилә гербын ясарга кирәк булганда очрашалар, дип билгеләп үтте. Чөнки бу тарихи яктан күбрәк затлы һәм борынгы дворян нәселләренә хас.

Шуңа да карамастан һәр гаилә үз гербын ясарга хокуклы. Психолог тәкъдим иткән биремне үтәгәннән соң, рәсем буенча актив фикер алышулар һәм анализлау башланды. Лилия Лукина, рәсемдә төшерелгән һәр төснең, һәр детальнең урнашуы билгеле бер әһәмияткә ия булуын аңлатты. Алар буенча гаилә һәм андагы тормыш турында күпне сөйләргә була.

Социаль педагог Галина Гаврилова көн саен онлайн режимда тренинг дәресләр үткәрә. Социаль хезмәтләр алучылар педагогтан алган мәгълүматны актив кулланалар. Уңай тормыш максатларын төзү күнекмәләрен формалаштыру уңаеннан, педагог тарафыннан «Уңыш һәм максат кую» шәхси онлайн консультация бирү каралган.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев