Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар поликлиникага QR-кодлар сорап мөрәҗәгать итәләр

Дүшәмбедән башлап Сovid-19дан вакциналаштыру турында QR-кодлар кертү күпләрдә шау-шу тудырды.

Кайберәүләр, хастаханәгә поликлиникаларда чиратлар хасил итеп, медицина хезмәткәрләренә вәзгыятькә бәйле ризасызлык белдереп, QR-кодларны бастырып чыгару таләбе белән киләләр.

Сораулар прививка ясатучыларда да туды, кемдер коронавирус чирен кичергән, кемдер ашыгыч рәвештә прививка ясату өчен килгән. QR-кодларны кем һәм ничек ала ала? Хәлне Аксубай район үзәк хастаханәсендә аңлаттылар.

– Әгәр сез соңгы 6 ай эчендә коронавирус инфекциясе белән авыргансыз һәм ковид клиникасында дәвалану узгансыз икән һәм шулай ук дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язуыгыз бар икән, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп кичерелгән COVID-19 авыруы турында сертификат һәм QR-код ала алачаксыз, – дип шәрехләде Аксубай район үзәк хастаханәсенең вакцинация буенча фельдшеры Наталья Охотникова. – Әгәр табибка мөрәҗәгать итмәсәләр яки авыруны билгеләрсез кичерсәләр, амбулатор дәвалау алсалар, QR-код автомат рәвештә пәйда булмый.

Белгеч икенче очракта ничек QR-код алу схемасын аңлатты. РФ Дәүләт хезмәтләре порталына керергә, хезмәтләр каталогына күчәргә, «Кичерелгән COVID-19 авыруы турындагы мәгълүматлар» хезмәтен табарга кирәк. Һәм ачык тәрәзәдә ПЦР яисә КТ нәтиҗәләрен беркетергә (бу сезнең кичерелгән авыруны раслаячак), аннары схема буенча эш итәргә.

Вакцинация буенча фельдшер, антитәнчекләр булу QR-код алу өчен нигез түгел, дип аерым ассызыклады. Моннан тыш, әгәр сез поликлиникага мөрәҗәгать итеп, бүген прививка ясатсагыз, QR-код сезнең кулыгызда иртәгә үк булмаячак. Сезне вакцина алучылар регистрына кертәчәкләр. Сертификатны тулы вакцинация узгач дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Сертификат бары тик хисап язмасы белән расланган затларда гына барлыкка килә.

Хисап язмасын онлайн рәвештә банк, КФҮ аша, электрон култамга ярдәмендә яки Россия Почтасы аша расларга мөмкин. Хәтта, сез тулы вакцинация үттегез, әмма хисап язмасын расламадыгыз икән, сез сертификат та бастырып чыгара алмыйсыз, димәк, QR-код та ала алмыйсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев