Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар ПФР түләүләрен раслаучы документларсыз гына алачак 

ТР Аксубай муниципаль районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) канун буенча документлар белән даими рәвештә расланырга тиешле түләүләрне гаризасыз озайтуга керешә.

Гражданнарга түләүләр РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә озайтыла. Бу хакта Аксубай районында РФ Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев хәбәр итте. 

"Барыннан да элек, яңалык пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүләргә кагыла. 
18 яше тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якын айларда уку фактын раслау өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. 1 июльгә кадәр уку узу килешү буенча күзаллана. 

Шул ук вакытта Россия Пенсия фондының территориаль органнары укучыларга пенсия түләүне уку йортларыннан алынга һәм шулай ук хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларга нигезләнеп түләү турында карар кабул итәчәк. 

Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип. Мондый очракта канун пенсионерга елга бер тапкыр, ПФРның клиентлар хезмәтенә яки китереп бирү оешмасы, әйтик, банкка килеп түләү алуны таныкларга куша. Июль аена кадәр пенсия алу факты килешү буенча күзаллана һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк. 

Ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча алучы гаиләләргә, табышларын раслап, Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать итмәсәләр дә була. Алар да, шулай ук, әлеге ярдәм чарасын алу хокукына ия булачак. Аз керемле гаиләләр өчен ана капиталыннан түләүләрне озайту тәртибе 2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак. 

Шулай ук түләүләрнең автомат рәвештә озайтылуы Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучылар өчен дә алып барылачак. Мондый гражданнарга, закон нигезендә, пенсия фактик яшәү урынын раслаучы шәхси гариза буенча билгеләнә.

Алга таба түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге тәртип туктатылган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев