Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар муниципаль яшьләр форумында проектлар тәкъдим иттеләр

Форумда финанслау алырга теләүче төрле темаларга сигез проект тәкъдим ителде.

«Ярдәм кулын суз» дигән беренче проект авыр тормыш хәленә эләккән балалар өчен туризм буенча теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрү өчен планлаштырыла. «Мәктәп музее: тарихны бергәләп төзибез» проекты кешедә патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән, тарих намуслылык кыйммәтләре тәрбияләүдә зур роль уйный, нәкъ менә шул музей булдыру идеясенең башлангыч ноктасы булып тора да.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы педагог-психологы әлеге уку йорты базасында студентларны социаль һәм психологик яктан яклауны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк психология кабинеты булдыру һәм сенсор бүлмәсен җиһазлау турында бик җитди проект тәкъдим итте. Аннан соңгы “SIMPL records” проектының максаты – яшь музыкантларга ярдәм итү. Киләсе проект “Мәңгелек геройлар: без аларны хәтерләгәндә, алар яшәячәк!” дип аталды.

Кәкре Күл авылы халкы үз көчләре белән Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Григорий Романов һәм волость башкарма комитетның беренче рәисе Федор Горшков истәлегенә бик күп очрашулар һәм акцияләр үткәрәләр. Хәзер исә мәктәп янында урнаштырылган бюстларны реставрацияләү, постаментны гранитка алмаштыру һәм истәлек элмә такталары ясау өчен ярдәм кирәк.

Сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче “Сәламәт буласың килсә” проекты барлык кешеләр өчен дә мөһим, чөнки безнең көннәрдә сәламәтлек проблемасы бик тә актуаль. “Иҗат берләштерә” проектының максаты – иҗат сөюче кешеләрне, гаиләләрне, парларны җәлеп итү. Әмма мастер-класслар бирү өчен остаханәне җиһазландыру зарур. Шулай ук “Лофт” исеме астында заманча “КОТ” проект-мәйданчыгы тәкъдим ителде. Әлеге проектның асылы – җәйге чорда яшүсмерләр һәм яшьләр өчен ял итү урыны булдыру, анда алар ял итә, үзләренә дуслар таба һәм төрле креатив чараларда катнаша алыр иде. Бу мәйданчыкта әдәби подиум, уеннар һәм бию мәйданчыклары, иҗади үсеш зонасы, һәм ачык кинозал планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев