Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар лауреатлар булдылар

Түбән Камада «Казак әйләнәсе - 2019 « III республика казак җыры конкурсының йомгаклау туры һәм гала-концерты узды.

Конкурсның финалына республиканың кайбер авыл районнары һәм  шәһәр коллективлары,  аерым башкаручылар узды. Шул исәптән аксубайлылар да. Конкурс нәтиҗәләре буенча Василий Воронин җитәкчелегендәге «Балан» рус җыры халык коллективы «Казак әйләнәсе - 2019» республика конкурсының 1 дәрәҗә лауреаты булды.

Шулай ук Василий Воронин һәм Марина Царегородцеваның дуэты да 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Безнең район вәкилләре җыр сөючеләрне үзенчәлекле төсмер, халык җырларының уникаль башкарылуы белән сөендерде. Аксубай тамашачылары өчен «Балан» ансамбле иң яраткан вокаль коллективларның берсе. 

Аның составында җыр-моңга мәхәббәт һәм башкару таланты белән берләшкән төрле яшьтәге, төрле һөнәргә ия кешеләре бар. Болар - Аркадий Борисов, Раиса Воронцова, Валентина Башатова, Татьяна Воронина, Галина Коннова, Людмила Ильина, Альбина Борисова һәм Алинә Малова. Тамашачыларга башкару стиле, җыр әсәрләренең кабатланмас яңгыравы кызыклы булды.

Безнең башкаручыларның талантларына сокланып кына була. Шулай ук җыр сәнгатенә бәя бирүчеләр югарыда телгә алынган дуэтның чыгышын да  көчле алкышлар белән каршы алдылар. Жюри да Аксубай вокалчыларының үзенчәлеген лаеклы билгеләп үтте. 

Конкурста катнашудан безнең күңелләрдә  иң яхшы тәэсирләр калды, – диде ансамбль җитәкчесе Василий Воронин. – Без иҗат коллективлары – казак милләте вәкилләре белән таныштык, аларның башкару осталыгын, сәхнәдә үзләрен  тотышын күзәттек, хәтта аларның костюмнарын да карадык.

Мондый очрашулар яңа идеяләр, яңа иҗади карарлар тудыра. Ансамбльнең алдагы чыгышлары өчен без кайбер мизгелләрне үзебезгә дә алачакбыз. 

Фото район мәдәният йорты архивыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев