Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаштылар

Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенең 73 еллыгына багышланган илебезнең төп Парадында – Мәскәүдә Кызыл мәйданда аксубайлылар да катнашты.

Армиядә хезмәт итүче Аксубай егетләре – гвардия матросы Динар Хәлилов һәм Федоровка авылыннан – өлкән матрос Василий Артемьев илебезнең төп мәйданы буйлап строевой марш белән үттеләр. Алар Калининград өлкәсендә Суворов һәм Александр Невский орденнары белән бүләкләнгән Белосток аерым гвардиясендә диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итәләр. Алар икесе дә – Ватанның лаеклы уллары, чөнки Җиңү Парадына иң яхшыларны  гына сайлап алалар.
Динар һәм Василий – сыйныфташлар, Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбен тәмамлаганнар, үткән елның маенда хәрби хезмәткә чакырылганнар. Калининградтан Мәскәүгә солдатлар март ахырында ук килгәннәр – монда көн саен төп парадның репетицияләре үткән, парадта катнашырга тиешле хәрби техника әзерләнгән. Кагыйдә буларак, Кызыл мәйдан буйлап тантаналы маршта барлык гаскәрләр төркеменең  хәрби хезмәткәрләре генә түгел, Россия Армиясенең куәтен дәлилләүче яңа техника да уза.
Исегезгә төшерәбез, 1945 елның 24 июнендә узган Җиңүчеләрнең  тарихи Парады Җиңү Парадының беренче үрнәге булып санала. Бу көнне Кызыл мәйданда тантаналы төстә төрле гаскәрләрдән 40 меңгә якын хәрби хезмәткәр  узган.
Җиңү Парады алдыннан Динарның әнисе Руфия белән элемтәгә керү мөмкин булды, ә аның аша Җиңү Парады катнашучыларына төп – шундый җаваплы чара алдыннан дулкынлану хисләре бармы? – дигән сорау бирелде. 
– Дулкынлану юк. Илнең төп Парадында катнашу турында безгә көзен үк әйткәннәр иде. Шуңа күрә без психологик яктан алдан ук әзер идек. Ә монда килгәч Кызыл мәйдан буйлап лаеклы үтү өчен  репетицияләр җитәрлек булды, – дип җавап бирделәр егетләр. – Җиңүнең 73 еллыгына багышланган Парадта катнашу бәхете елмайган өчен горурлык хисләре тоябыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев