Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар кырыгынчы елларда дәүләтнең стратегик линиясен хуплаганнар

    Аксубай районының сугыштан соң басылып чыккан газетасы битләренә күзәтү ясап, колхоз крестьянлыгы рухына шаккатмый булдыра алмыйсың.

    Безнең бабайларның сугыштан соңгы тормышы авыр булган. Әмма алар, иртәгесе көннең яхшырак буласына өметләнеп, ачлы-туклы булсалар да,  дәүләт өчен авыл хуҗалыгы продуктлары әзерләү стратегик линияләрнең берсе, дип өметләнеп, табыннарында булган әз-мәз ризыкны да бүлешкәннәр. Бу хакта 1949 елгы ”Колхоз газетасы”ндагы мәкалә сөйли.

    “Калинин исемендәге колхоз терлекчелек продуктциясен планнан арттырып тапшыра

    Шушы көннәрдә Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы артеле  колхозчылары гомуми җыелышта партия һәм хөкүмәтнең иҗтимагый продуктив терлекчелекне үстерүнең өч еллык планы һәм терлекчелек продуктлары әзерләү турындагы карары  буенча фикер алыштылар.

    Бу карарлар колхозчылар тарафыннан кайнар кабул ителә. Алар, “Прожектор” авыл хуҗалыгы артеле әгъзалары мисалында, терлекчелек продуктлары белән тәэмин итү буенча йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәү өчен социалистик ярышка кушылырга карар кылдылар.

    Авыл хуҗалыгы артеле йомырка тапшыру буенча еллык планны үтәде һәм хәзер 1950 ел хисабына алдан тапшыру алып бара (850 данә йомырка тапшырылган инде). Колхоз ит буенча еллык планны Татарстан АССРның 29 еллыгына - 25 июньгә кадәр үтәргә тиеш була.

    Колхоз рәисе Н.Л. Карасев, колхозчылар исеменнен, Калинин исемендеге колхозның дәүләткә итне планнан тыш тапшырачагын хәбәр итте. П.Кудрявцев."

     

    Фото: архивтан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: