Аксубайлылар күп төрле автокөрәш конкурсы буенча зональ этапта өченче булдылар
Конкурс Дәүләт автоинспекциясе оешуга 85 ел тулуга багышланды. Безнең районны ДОСААФ бүлеге тәкъдим итте.
Конкурсантлар билетлар буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә һәм шулай ук автомобиль белән фигуралы йөрүгә аттестация үттеләр.
Аксубайлылар гомумкоманда зачетында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә– дүртенче, машина белән идарә итүдә өченче булдылар.
Ике сынау нәтиҗәләре буенча безнең егетләр районга өченче урын белән кайттылар.
Фото: ЮХИДИ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев