Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар коронавируска каршы флешмобта катнаштылар

Аксубай районы халкы Бөтендөнья бәхет көнендә яңа типтагы коронавирус аркасында карантиндагы бөтен кешеләргә елмаюлар белән ярдәм итү өчен берләште.

Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус белән бәйле рәвештә махсус режим кертелде. Районнарда массакүләм мәдәни чаралар гамәлдән чыгарылды. Укучылар һәм студентлар дистанцион укытуга күчтеләр.

Аксубайлылар тыныч булырга тырышалар. Хәтта мондый шартларда да шатланыр өчен сәбәп табалар. «Авыл таңнары» редакциясе хезмәткәрләре һәм Аксубай техникумы шәкертләре Covid-19 коронавирусына каршы флешмобта катнаштылар.

Акцияне «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты башлап җибәрде. Моннан тыш, ул мәгълүмат киңлегендә таралган паниканы тоткарлауга да юнәлдерелгән.

"Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары район үзәгенең төп мәйданына чыктылар һәм үтеп баручыларны популяр «Uno» җыры астында кыска бию белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев