Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар, коронавируска каршы берләшик

Аксубайда район территориясенә коронавирус инфекциясе үтеп керүне булдырмау буенча штаб төзелде.

Район башлыгы – штаб җитәкчесе Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, коронавирусның үтеп керүенә юл куймауда бердәнбер чара булып профилактикалауның катгый чараларын үтәү, район чикләренә һәм чит илләргә чыгуны чикләү тора.

– Районда коронавирус инфекциясенең керүенә юл куймау буенча штаб оешты. Районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли, – дип билгеләп үтте район баш-лыгы. – Бүгенгесе көнгә барлык күләмле чаралар туктатылды, балалар бакчаларында битлек киеп керү гамәлгә ашырыла. 

Мәктәпләрдә әлегә каникул вакыты, белем бирү учреждениеләрендә Мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча укучылар каникуллардан соң дистанцион укытуга күчәчәк.

Штаб утырышында хәбәр ителгәнчә, районда спорт объектлары – бассейн, спорткомплекс ябылган. Районның икътисад бүлеге азык-төлек базарындагы хәлгә һәр көнне мониторинг ясап тора, кибет хуҗаларына Татарстанда аерым санитар-эпидемиологик режим чорында кертелгән чаралар һәм һәр көнне кибет киштәләрендә булырга тиешле азык-төлек товарлары исемлеге турында рәсми хәбәр ителгән.

Нурлат һәм Аксубай районнары буенча благочинный, Аксубай православие чиркәве протоиерее Александр Качаев хәбәр иткәнчә, гыйбадәт йортларында барлык профилактик чаралар күрелгән.

Район мәчетләрендә дә шулай ук саклану чараларын күрү киңәш иителгән

Штаб утырышында дин оешмаларында гыйбадәтләр вакытында мәхәллә кешеләре санын чикләү тәкъдим ителде.

Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның биш очрагы раслануын һәм җәмәгать урыннарында вируска каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып битлекләр һәм антисептиклар куллану торуын билгеләп үтте.

Әмма профилактика белән көрәштә төп чара булып һәркемнең шәхси гигиенасы тора – кулларны һәм битне ешрак юарга кирәк. Антисептик урынына составында 40 проценттан да ким булмаган күләмдә спирт булган теләсә нинди спиртлы эремәне кулланырга мөмкин.

Ә битлекләргә килгәндә, медицина битлекләрен генә сатып алырга димәгән, аларны марлядан үзегез дә тегә аласыз (алты кат итеп бөкләп), яисә тукымадан (өч катлап), аларны һәр ике сәгать саен алмаштырырга кирәк, ә күп тапкыр кулланыла торганнарын юганнан соң ике ягын да кайнар үтүк белән үтүкләргә. 

Сүз уңаеннан, кибетләрдә сатуда күп тапкыр кулланыла торган битлекләр бар.

Районның баш табибы Марсель Ислямов бүгенге көндә районда 5 кешенең үзизоляция режимында торуын хәбәр итте. Алар арасында авыручылар юк. 

Чит илләрдән кайткан һәм алар белән элемтәдә булган гражданнар катгый контрольгә алынган. Кайтканның беренче көнендә үк алардан анализлар алынган, алар карантинга ябылмаган, үз фатирларында изоляцияләнгән, аларның сәламәтлеге торышы, тән температурасы контрольдә тотыла. Үзизоляция чорын узучылар да бар.

Район башлыгы Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә паспорт режимын катгыйландырырга, гражданнарның барлык күчешләрен контрольдә тотарга киңәш итте. Халыкны акыллырак булырга – коронавирус пандемиясе чорында путевкаларның очсыз булуыннан файдаланып эссе илләргә чыкмаска чакырды – экономия, үзең һәм гаилә әгъзаларының, бернинди гаебе булмаган район кешеләренең гомере белән бәяләнеп, күпкә кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин.

– Әлегә без массакүләм мәгълүмат чараларыннан коронавирус инфекциясенең куркынычлылык дәрәҗәсе турында беләбез, масштабы коточкыч. Бары тик барлык хезмәтләр тарафыннан кабул ителгән чаралар һәм җитәкчеләрнең җаваплылык дәрәҗәсе, хезмәт коллективларында профилактика чараларын күрү, гражданнарның әлеге мәкерле чиргә каршы көрәше генә яңа коронавирус инфекциясенең районга керү һәм таралу куркынычыннан саклап калачак, – дип йомгаклады район башлыгы Камил Гилманов.

Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларның барысына да, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә кайсы урыннарда булулары, бару һәм кайту даталары һәм шулай ук элемтә өчен мәгълүматлар бирергә киңәш итә.

Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылган: 7(843) 296-02-24. Ә авыру билгеләре пәйда булган очракларда, кичекмәстән ашыгыч ярдәм яки участок табибын өйгә чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев