Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар конкурсларда да кәеф өчен такмаклар җырлыйлар

Район Уяв бәйрәмендә «Яңгыра, такмак!» конкурсы актив үтте.

Ул чын халык иҗатын яратучыларны, аның кызыклы жанрларының берсе – такмакларны үз итүчеләрне җыйды. Такмаклар – ул юмор, әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәт. Конкурс район кешеләре арасында такмаклар яратучы чын осталар булуын күрсәтте.

Мәртәбәле жюри беренче урынны Эдуард Ильинга бирде. Елена Охотникова иҗади конкурста икенче урынны алды. Вера Уканеева өченче призлы урынга лаек булды. Зоя Захарова һәм Елена Расчислова дүртенче һәм бишенче урыннарда булдылар.

Мондый ярышларда иң мөһим җиңү түгел. Барыннан да мөһимрәк шаян такмак күплетлары белән әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен күтәрү. Монда да нәкъ менә шулай булып чыкты – тамашачылар музыкаль ярышны бик теләп күзәттеләр һәм катнашучыларны ихлас алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев