Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар «Колхоз газетасын» 7 сум 80 тиенгә яздырып алганнар

    Газетаны "Союзпечать" район бүлегендә, почта бүлекчәләрендә һәм хатлар һәм посылкалар буенча агентлыкта рәсмиләштерү мөмкин булган.

    1949 елда район газетасы тиражы 1140 данә тәшкил иткән.

    Кырыгынчы еллар азагында район газетасы партия тормышында аерылгысыз бер өлеш, шулай ук халык белән мәгълүмати, тәрбия эшләрендә җитәкчелек өчен ярдәмлек булган. Анда урыннардан оператив мәгълүматлар, колхозларның җитештерү күрсәткечләре басылган. Газетага колхозчылар язылган. «Колхоз газетсы»на еллык яздыру бәясе – 7 сум 80 тиен, ярты елга 3 сум 90 тиен, 3 айга – 1 сум 98 тиен торган. Бүген, бу акчаларның нәрсә торганын әйтүе кыен, әмма район халкы, үзләрен ниндидер мөһим сатып алулардан мәхрүм итеп, вакытлы мәгълүмат даими рәвештә аларның өйләренә килеп торсын өчен, яздыра алган.

     

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: