Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча сорауларны «кайнар линия» телефонына шалтыратып бирә алалар

2021 елның 20 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк.

Гражданнарның сорауларына Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Хәрби комиссары җавап бирәчәк.

Армиягә алынучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры аралашуның төп бурычы – дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре республика халкына хәрби хезмәт турында җентекле мәгълүматлар җиткерәчәкләр, бәхәсле моментларны аңлатачаклар.

«Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-00-71.

Шулай ук Россия армиясендә хезмәт итүгә кагылышлы сорауларны 7 (939) 345-37-50 WhatsApp номерына җибәрергә дә була.

Консультация вакыты: 09:00 дан 16:00 сәгатькә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев