Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар Хач мануны бәйрәм итәләр

    Бүген районның правослау динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр.

    Көн уртасында "Таш чокыр" чишмәсендә кеше күп иде.

    "Таш чокыр" чыганагында суны изгеләндерү ел саен үткәрелә һәм һәр тапкыр правослау динендәгеләр өчен шатлыклы бәйрәмгә әверелә.

    Аксубай халкы, башка авыллардан килгән кунаклар да гыйбадәт кылдылар. Соңыннан рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изге су бөркеде. Таш чокырга килгән кешеләр бу йолада бик теләп катнаштылар, үзләре өчен изгеләндерелгән су җыйдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: