Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар казанлыларны сөендерде

Аксубай районы вәкилләре Казан шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы товарларын сату буенча оештырылган язгы ярминкәдә катнаштылар.

 Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең быелгы беренче генә сәүдәләре әле. Сәүдә оештыруны ТР Президенты Рөстәм Минеханов һәм ТР Премер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов гамәлгә ирештерде.

Автомобильләр кәрваны республика башкаласының Агросәнәгать паркына килеп, товарларын бушата башлаганда, таң атмаган иде әле. Районның авыл җирлекләре, агрофирмалары, шәхси эшмәкәрләр сатуга кыр, бакча һәм шәхси хуҗалык продукциясе алып килделәр.

Сәгать иртәнге алтыны күрсәткәндә, кызу сәүдә башланып та китте. Шәһәр халкын бәрәңге, ит, сөт, сөт продуктлары, кишер, чөгендер, суган, бал кызыксындырды. Әлеге продуктларның бәясе кибеттән һәм хәтта күрше базардан да юньрәк булганга, Аксубайлылар алып килгән бар товарны башкала халкы бик теләп сатып алды.

Казанлылар шулай ук кул эшләре әйберләрен – үрелгән кәрҗиннәрне дә кызыксынып карап, сувенир буларак сатып та алдылар. «Аксу Агро» ҖЧҖ сәүдә ларегы сатып алучыларны самавар чәе, кайнар коймак һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйлады. Кыскасы, ярминкәдә күңелле сюрпризлар күп булды. Биредә һәркем үзенә  ашау ризыклары һәм  көнкүреш өчен кирәкле әйберләр таба алды. 

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Аксубай районының сәүдә рәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов карап чыктылар. Республика җитәкчеләре сәүдә оештырылышыннан канәгать калды.

Үз тауарларын сатучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен мәдәният хезмәткәрләре делегациясе килде. Алар  авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр, сәүдә урынында позитив кәеф тудырдылар. Рус, татар, чуаш телләрендә җырлар җырладылар. Концерт тамашачыларны шулкадәр мавыктырып алды ки, кайберәүләр хәтта үзешчән артистлар белән биергә дә керештеләр. Өч сәгать дәвамында импровизацияләнгән сәхнәдән дәртле җырлар яңгырап торды. 

Программаны алып баручы Надежда Мишина, вокалчылар Татьяна Григорьева, Эдуард Ильин, Фәнис Низамов, Елена Охотникова, Гөлфия Гиниатуллина, Илфат Фәизов, Елена Айдова, Наталья Бондарева, Алена Мудрова составындагы вокаль төркем үз-үзләрен чын профессионаллар итеп күрсәтте.

Концерт программасын рәссам-бизәүче Җәмил Гайфуллин, костюмер Людмила Нестеркина, тавыш режиссеры Алик Большов югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итте. Сатып алучылар, очраклы тамашачылар күңелендә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар, кайберләре артистларга якын килеп, рәхмәтләрен әйттеләр.

Автобус янына өлкән яшьтәге ханым килеп җитте.

– Сез Аксубайданмы? Мин дә Аксубай районы, Иске Кармәт авылында  туып- үстем, Биредә күп еллар яшим. Азык-төлек алырга дип килгән идем, рәхәтләнеп концерт карадым. Бигрәк матур җырлыйсыз. Үзебезнең якташларым булганга горурланып куйдым. Бик күңелле булды, рәхмәт, - диде апа күз яшьләрен сөртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев