Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар казанлыларны авыл хуҗалыгы товарлары белән сөендерделәр

    Аксубай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан Агросәнәгать паркында оештырылган ярминкәдә катнаштылар.

    24 сәүдә ноктасы шәһәр халкына үз товарларын тәкъдим итте. Шул исәптән – фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар.

    Алар Казан халкына 2, 6 миллион сумлык товар алып бардылар. Шәһәр халкы сөт, кош һәм мөгезле эре терлек ите, кәбестә, суган, кишер, бәрәңге, алма, көзге җиләк-җимеш, бал сатып алды. Казанлылар әлеге сәүдә рәтләрендә продукциянең сыйфаты кибет һәм базардагыга караганда яхшырак, бәяләрнең дә түбәнрәк икәнен белә.
     

    Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: