Аксубайлылар казанлыларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән сөендерделәр
Бүген Казанда һәм кайбер шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча быел беренче ярминкәләр ачылды.
Казанның Агросәнәгать паркында узган язгы ярминкәдә Аксубай районы вәкилләре дә катнашты. Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре республика халкына кыр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен тәкъдим иттеләр. Болар - ит, сөт, сөт продуктлары, май, бал, икмәк-күмәч ризыклары һәм башка бик күп әйберләр. Башкала халкы аларны бик теләп сатып алды.
Ярминкәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре дә килде. Казанлылар өчен китерелгән товарларның ассортименты белән танышканнан соң, алар аксубайлыларга сәүдәне оештыру буенча яхшы бәя бирделәр.
Фото: Район авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев