Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар казанлыларны авыл хуҗалыгы продуктлары белән сөендерделәр

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре янә республикабыз башкаласында ярминкәдә катнаштылар.

Район авыл җирлекләрендәге агрофирмалар, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән һәм бакча продукциясен сату иртәдән үк башланды. Казанлылар ит, иттән әзерләнгән ризыклар, яшелчә, сөт, сөттән әзерләнгән ризыклар, кулинария продукциясе, йомырка, балны теләп сатып алдылар. Өстәвенә, арзан бәядән һәм яхшы сыйфат белән.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – шәһәр халкы өчен бик мөһим. Шәһәрдә авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итүне оештыру – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә – фермерларга, эшкуарларга, авыл кешеләренә ярдәм итү чарасы да, чөнки мондый ярминкәләр үстерелгән, җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлеге бирә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X