Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Каравон» рус халык бәйрәмендә катнашачак

Бәйгедә Аксубай районын Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Калина» рус халык җыры ансамбле тәкъдим итәчәк.

Каравон үзенчәлекле "үрдәк адымы" белән башкарыла торган әйлән-бәйләнгә ошаган. Даими рәвештә билгеләп үтелгән бәйрәм, дини дип кабул итеп, совет власте тарафыннан узган гасырның 50 нче елларында тыела. Ярты гасыр вакыт үткәч кенә бәйрәм яңартылды. 2011 елда бәйрәмгә Бөтенроссия статусы бирелде.

Гадәттә, бәйрәм җәйге Никола көненә якын ял көннәрендә көн дәвамында уза. Ел саен фестивальне бер үк урында – Лаеш районының Рус Никольское авылында үткәрәләр. Май аенда зур булмаган авылга бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән рус мәдәниятен яратучылар җыела иде. Әмма быел коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләргә бәйле, бәйрәм 18-23 май көннәрендә онлайн режимда узачак.

Фото: Түбән Баланда авыл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев