Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар исәпкә алуда ничек катнаша ала

2021 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу күп төрле яңалыкларны үз эченә алачак.

Исәпкә алу кампаниясе һәр ил тормышында мөһим вакыйга. Ул дәүләтнең киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясый.

Бөтенроссия халык исәбен алу күп еллар дәвамында үткәрелә. Кешеләр аңында ул, бер кочак документлар һәм бланклар белән бәйле, җитди рәсми чара. 2021 елда бу уңайдан барысы да башкача булачак: исәпкә алу кампаниясе яңа цифрлы форматта узачак. Бу хакта Аксубай статистикасы бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова сөйли.

– Гражданнар җанисәптә өч төрле ысул белән катнаша алачак. Беренче очракта –1-22 апрель көннәрендә үзегезгә уңайлы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» порталында мөстәкыйль язылырга була. Бу – алда торган Бөтенроссия исәпкә алуның төп яңалыгы. Икенчесендә – исәпкә алучының сорауларына өйдә җавап бирергә. Барлык мәгълүматлар да электрон планшетларга кертеләчәк. 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр исәпкә алучылар бөтен Россия буенча барлык өйләрне һәм фатирларны йөреп чыгачак. Өченчесендә – исәпкә алу участогына үзең килә аласың. Анда да шулай ук респонденттан алынган мәгълүматлар электрон планшетка язылачак.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен исәпкә алу участоклары шулай ук Күп функцияле үзәкләрдә дә оештырылачак. Анда да исәпкә алучының сорауларына җавап бирергә яисә махсус компьютердан «Дәүләт хезмәтләре» порталында мөстәкыйль рәвештә язылып булачак.

Фото: Лидия Иванованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X