Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Җиңү диктанты яздылар

Аксубайда «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциясе өч мәйданчыкта узды.

Бу көнне 3нче Аксубай мәктәбенең өч аудиториясендә парта артына укучылар гына түгел, шулай ук укытучылар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә утырды.

Патриотик сәгать безнең районга эшлекле сәфәр белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлованың сәламлау сүзләреннән башланды.

– Мин күп аксубайлыларны беләм, Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Телешева һәм Елисей Тимирясов белән җылы мөнәсәбәт саклыйм, – диде ул. – Алар каһарман шәхесләр. Алар Җиңү яуладылар. Алар һәм фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән миллионлаган совет солдатлары хөрмәтенә «Җиңү диктанты» оештырылды. Ул безне тарихи дөреслеккә, бабаларыбызның батырлыгына якынайта.

«Җиңү диктанты»нда катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов та мөрәҗәгать итте.

– Мондый акцияләр тарихны белү, якты киләчәк өчен гомерләрен биргән сугышчылар турындагы хәтерне саклау өчен кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Яшь буынның чын тарихны белүе, гомерләре бәрабәренә безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән батырлар турындагы хәтерне хөрмәт итүе бик тә мөһим.

Кураторлар биремне аңлаттылар, материалларны өләштеләр. Тестны үтәү өчен диктантта катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде, бу вакыт эчендә алар диктантның тарихи даталары, вакыйгалар һәм сугыш каһарманнары белән бәйле бирем сорауларына җавап бирергә тиеш иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев