Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар “ГТО Сабан туе -2020” видеороликлар бәйгесендә катнаша алалар

Бәйгедә гер спортында катнашырга әзер булган барлык теләүчеләр катнаша ала.

Бәйге ике этапта уза: муниципаль (25 июньнән – 10 июльгә кадәр), республика (10 июльдән 20 июльгә кадәр). Муниципаль этап Татарстан Республикасының муниципаль районнары территорияләрендә уза, аның нәҗәләре буенча һәр районда җиңүче билгеләнәчәк. Республика этабында катнашу өчен һәр районнан иң яхшы бер видеоролик бәйгене оештыру комитетына җибәрелә.

Гер спорты белән шөгыльләнүче конкурсант районны тану билгеләр җирлегендә басып торырга, видеороликның вакыты 60 секундтан артмаска тиеш. Материалны odms_aksu@mail.ru электрон почтасына юлларга. Бәйгенең республика этабында җиңүчеләр грамоталар һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Фото: ТР Спорт министрлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев