Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар Габдулла Тукайны иҗади бәйге белән искә алдылар

    Аксубай үзәк китапханәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай – татар шигъриятенең якты кояшы» дип аталган район бәйгесе узды.

    Әдәби бәйрәм китапханәчеләрне, мәктәп укучыларын «Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларын һәм шигърият сөючеләрне бер мәйданчыкта җыйды. Рус, татар һәм чуаш телләрендә шигырьләр яңгырады. Олылар да, балалар да Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырларны матур итеп башкардылар. Нәтиҗәдә составында Римма Крайнова, Тамара Шугаева һәм Фәймә Гатина булган мәртәбәле жюри Илфар Муксиновның, Марина Семенованың, Гүзәл Әхмәтованың, Варвара Иванованың, Ульяна Тихонованың чыгышларын иң яхшы дип тапты. Икенче урыннар Ангелина Павловага, Азалия Фәттаховага, Алина Андреевага, Зариф Вәлиевага һәм Диана Базарбаевага бирелде. Самирә Сафина, Леонид Хуҗиәхмәтов, Кристина Малова өченче урыннарга лаек булдылар. Рифә Идиятуллинага гран-при Дипломы тапшырылды.

    Оештыручылар призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм сертификатлар алдылар. Бәйрәм музыкаль нотада тәмамланды – барысы бергә Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «И, туган тел!» җырын башкардылар.

    Фото: китапханә архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: