Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар физкультурачылар көнен билгеләп үтте

Бу елда әлеге бәйрәм 14 нче августка туры килде.

Ул ел саен айнын икенче шимбәсендә билгеләп үтелә.Тренерлар, физик культура укытучылары,спортчылар, гомумән физик культура дәресләренә катнашы булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәркем әлеге физкультурачылар көнен үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп атый. Бу көн алдыннан районда массакүләм спорт чаралары, төрле спорт төрләре буенча турнирлар һәм бүләкләүләр узды.


Саф һавада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында интеллектуаль ярышлар, аларга параллель рәвештә егетләр һәм кызлар арасында Яшь Гвардия кубогына шашка турниры үтте. Әлеге спорт төренә битараф булмаган һәркем бирегә җыелды. Балалар һәм өлкәннәр җидешәр тур уйнадылар. Турнирның баш хөкемдары Геннадий Горбунов нәтиҗәләр белән таныштырды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җыелган очколар саны буенча абсолют җиңүне Геннадий Горбатов һәм Алия Төхвәтуллина яулады. Яшь Гвардия кубогын Вадим Цветков (1 нче Аксубай мәктәбе) һәм Ирина Кондратьева (2 нче Аксубай мәктәбе) алды.


«Юность» спорт комплексында, яшьләр командалары арасында, район беренчелегенә, волейбол ярышлары булып узды. Турнирның җиңүчесе булып Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп командасы танылды.


Футбол яратучылар яңа стадионга җыелды. Анда, 2010-2011 елларда туган егетләр командалары арасында («С»дивизионы) футбол буенча ярышларның финал этабы узды. Җиңүнең төп кубогы өчен Киров өлкәсенең һәм Республиканың иң көчле алты командасы көч сынашты. Безнең районны спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Ярышлар билгеле бер схема буенча үткәрелде. Командаларга һәр уен нәтиҗәләре буенча очколар исәпләнде. Кызганычка каршы, безнең яшь футболчылар финалга үтә алмады. Команданың тренеры Александр Лодоркин - «егетләр җиңүне “тартып алырга» тырышты, әмма көндәшләр көчлерәк булып чыкты, теләсә нинди уен – алар өчен кыйммәтле тәҗрибә", - дип билгеләп үтте. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Гилманов, спорт өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм күкрәк тамгалары тапшырды. Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү уңаеннан, физик культура һәм спортны үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткән өчен спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Ольга Васильева, 3 нче мәктәпнең физик культура укытучысы Зоя Шихранова, билбау көрәше буенча район, республика, Россия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерларны әзерләүдә, яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Югары һөнәри осталык, физик культура һәм спорт үсешенә керткән шәхси өлеше өчен спорт мәктәбе тренеры Александр Крмаков, спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Надежда Никитина, инструктор-методист Наталья Египко, шулай ук 60 яшь тулу уңаеннан «Юность» УСЗ хезмәткәре Рушан Мингалимов башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булдылар. Спорт мәктәбе тренерлары Фәргать Гайнуллин һәм Леонид Васильев "Татарстан Республикасының Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен" мактау билгесе белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесенә спорт мәктәбе тренеры Шамил Мотыйгуллин лаек булды. Спорт мәктәбе тренерлары Нияз Хисмәтов, Рәис Бикушев, блок-модульле чаңгы базасы мөдире Алевтина Денисова, «Дельфин» КПБ ның инструктор-методисты Айрат Гайнуллин Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Спорт мәктәбе хезмәткәре Дмитрий Пайдаркин намуслы хезмәте, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырганы өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Емелькино урта мәктәбенең физик культура укытучысы Евгений Елисеевка физик культура һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, район мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы тапшырылды. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының алтын билгесе белән Ольга Васильева, Зоя Шихранова, Леонид Васильев, Җәмил Сәйфуллин бүләкләнде.


- Без спорт өчен бернинди шартлар булмаган вакытларда эшне башлаган идек. Ә хәзер безнен спортчыларыбызны бөтен кеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев