Аксубайлылар Чистайда көрәш буенча фестивальдә беренчеләр рәтендә
Чистайда көрәш буенча Балалар фестивале узды, анда Аксубай көрәшчеләре призлы урыннарны алдылар.
2004-2005 елларда туган, 2006 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында призлы урыннар өчен бил алышуларда Татарстан Республикасы районнарыннан 75 спортчы катнашты.
Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы), Ильяс Вафин (Шәрбән), Илдус Камалов (Түбән Татар Майнасы) үзләренең авырлык үлчәмнәрендә беренче урыннарны яуладылар. Халит Нурмәтовка (Түбән Татар Майнасы) икенче урын бирелде.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев