Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Благовещениене бәйрәм итә

Православие календаре буенча 7 апрельдә төп бәйрәмнәрнең берсе - Благовещение Пресвятой Богородицы бәйрәме билгеләп үтелә.

Благовещение - яхшы хәбәр дигәнне аңлата. Аны бигрәк тә православие динендәгеләр хөрмәтли. 

Халыкта бу бәйрәм белән кайбер борынгы гореф-гадәтләр бәйле. Бу көнне "кош оя кормый, кыз чәчен үрми" дигәннәр, ягъни теләсә нинди эш гөнаһ санала. 

Бу бәйрәм ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Аны Дева Мария Архангел Гавриилдан Иисус Христосның туу турында шатлыклы хәбәр алуы истәлегенә бәйрәм итәләр. Бу истәлекле көннең символы булып ак күгәрчен санала. 

Благовещение көнендә барлык православие мәхәлләләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре уза. Иртә белән Феодосий Тотемский чиркәвендә гыйбадәт тантанасының башлануын белдереп, чаң кагылды. 

Бу көн христианнарның ризыктан тыйган Бөек постына туры килсә дә, дин тотучыларга табында кайбер йомшаклыклар рөхсәт ителә. Шул исәптән бәйрәм өстәлендә балык ашау да рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X