Аксубайлылар беренче чабымны төгәлли
Аксубай районы үсемлекчеләре күпьеллык үләннәрне чабуны төгәлли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елның 1 июленә 13 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган, бу план күрсәткеченә карата 96 процентны тәшкил итә. Шул исәптән күпьеллык үләннәрне печәнгә җыеп алу да төгәлләнгән, азык җитештерүчеләр сенаж салу өчен төрле үләннәрне соңгы гектарларда чабалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев