Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар батырлар истәлегенә агачлар утырттылар

    Бүген «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Ибрай участок урманчылыгы территориясендә яңа үсентеләр утыртылды.

    Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу көнне республикада сугыш кырларында батырларча һәлак булган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә барлыгы 378 мең үсенте утырту планлаштырылган.
    Ибрай урманчылыгының 40нчы кварталы истәлекле утырту мәйданчыгы булды. Биредә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, Ибрай участок урманчылыгы, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чуаш Енорускиносы һәм Ишляшкино авыл мәдәният учреждениеләре, Иске Ильдеряк балалар бакчасы хезмәткәрләре җыелды. Әлеге җирлекнең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре беренче тапкыр гына урман утыртуда катнашмыйлар, узган елның язында да алар табигать файдасына бердәм булып эшләделәр.


    Утыртуның җаваплы мизгеленә керешкәнче, Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин агач утырту технологиясен һәм төп кагыйдәләрен искә төшерде – тамырлар җиргә вертикаль һәм бөгелмичә генә урнашырга тиеш. Бу – үсентеләрнең яшәп китүе өчен төп шартларның берсе. Волонтерлар урман утырту эшен җаваплы башкардылар: һәр агач тамыр алып, үсеп китәргә тиеш, чөнки моның өчен алар урманга өй мәшәкатьләрен калдырып килделәр.


    – Безнең һәркайсыбызның диярлек якын кешесе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, – диде Андрей Ильмухин. – Акция кысаларында утыртылган бу агачлар аларга хөрмәт күрсәтү булып торачак.


    Ун елдан соң, әлбәттә, бу урынны танып та булмас: тигез саф булып тезелеп киткән каен, чыршы агачлары яшелләнеп, күзләрне иркәләячәк. Әмма урманчыларга да моның өчен күп эшләр башкарырга туры киләчәк – плантацияләрне механик һәм кулдан эшкәртү, берничә ел дәвамында агачларны карап тору.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: