Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар башкала халкын азык-төлек белән сөендерде

Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика башкаласының Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләргә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре – аеруча сорау зур булган бөртекле культуралар, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз бакчаларында үстерелгән бәрәңге, кишер, кәбестә, кабак, алма белән сату иттеләр. Район эшмәкәрләренең сөт, сөт продуктлары, ит һәм ит эшләнмәләренә сорау зур булды. Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең теге яки бу продукцияне нәкъ менә алардан даими сатып ала торган үз клиентлары бар.

Иртәдән үк сәүдә мәйданчыгында район мәдәният йорты артистлары башкаруында дәртле җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X