Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар башкала халкы өчен авыл хуҗалыгы товарлары сату сезонын ачтылар

Аксубай районы вәкилләре республика башкаласының Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәсендә катнаштылар.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре, эшмәкәрләре сатуга 2 миллион сумнан артык суммага кыр, ферма һәм бакча продукциясе алып килделәр. 

Казанлылар сыер һәм кош итен, сөт, бәрәңге, ашлык, кызыл чөгендер, кабак, борыч, помидорны теләп сатып алдылар. 

Казан халкы товарларны лаеклы бәяләде, алар барысы да – экологик яктан чиста, югары сыйфатлы һәм кулай бәядән. 

Фото: Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев