Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кышкыга азык-төлек запасын тулыландырдылар

    11 сентябрьнең кояшлы иртәсендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

    Аксубайда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе бик популяр. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре һәм күп фатирлы йортларда яшәүче йорт яны участогы булмаган кешеләр өчен. 

    Ярминкәдә районның белем бирү учреждениеләре, эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыклар катнашты. Сәүдә нокталары көзге мотивлар белән бизәлгән иде. Бигрәк тә, район мәктәпләре үзләренең әкияти бизәлешләре белән сатып алучыларны җәлеп иттеләр. 

    Ярминкәдә җыр-музыка тынмады, район мәдәният йорты, авыл мәдәният учакларының иң яхшы башкаручылары, сатып алучыларга да, сатучыларга да күтәренке кәеф бүләк итеп, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. 

    Аксубайның 3нче мәктәбе тәкъдим иткән сәүдә ноктасында сатып алучыларны камыр ризыклары, коймак һәм чәй белән сыйладылар. 

    Мәгариф учреждениеләре ярминкәдә мәктәп яны участокларында үстерелгән артып калган яшелчә продукциясе: бәрәңге, кишер, борыч, помидор, кызыл чөгендер, кабак, ташкабак, җиләк белән сату иттеләр. Быелгы ел кайбер яшелчәләр өчен уңышлы булмады, җәй яңгырсыз һәм бик эссе булганга суган, кәбестә бик начар үсте. Әлеге товарлар дефицит булып чыкты. 

    Уңган бакчачылар җиләк-җимеш, куак үсентеләрен тәкъдим иттеләр. Сатып алучылар ярминкәдән канәгать булып, тулы сумкалар белән киттеләр. 

    – Ярминкәдә чәй эчтем, җылындым, помидор һәм борыч сатып алдым, – дип уртаклашты пенсионерка Анна Егорова. – Бәяләр азан. Хәзер кышка салатлар ясыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: