Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезонын төгәлләделәр

    Узган шимбәдә Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр республика башкаласының Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкәдә катнаштылар.

    Безнең район вәкилләре өчен бу – Казанда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе.

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлары һәм эшмәкәрләре, ярдәмче хуҗалык тотучылар шәһәр халкына сатуга кыр, терлекчелек фермалары, шәхси һәм ярдәмче хуҗалыклар продукциясен алып килделәр.

    Шәһәр халкы ашлык, яшелчә, сөт, сыр, казылык әйберләре, йомырка, бал, ит һәм ит эшләнмәләрен бик теләп сатып алды һәм аларның сыйфатыннан һәм бәяләрдән бик канәгать калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: