Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар – “алтын“га ия булдылар

Аксубай хоккейчылары Казанда ветераннар (40 яшьтән алып һәм өлкәнрәк) командалары арасында узган турнирның финал этабыннан лаеклы җиңү белән кайттылар.

Безнең спортчылар финалда катнашу хокукын Кама Аланында үткән зональ этапта көмеш приз (Чистай, Азнакай командаларын җиңеп, бары тик мәйдан хуҗаларына гына оттырып) яулап алдылар.
Финал уеннары иң яхшы спортчыларны һәм шул исәптән атаклы Татарстан командаларын үзенә җыйды. Безнең спортчыларга көчле командаларга каршы тору җиңел булмады. Шулай да алар сынатмадылар. Киров өлкәсенең “Витязь“ командасы белән очрашуны 5:0 исәбе белән төгәлләделәр, Арча районы ветераннары дружинасын 2:1 исәбе белән җиңделәр. Әмма Кама Аланы командасы белән уенда аларны кабаттан уңышсызлык сагалап торды. Бары тик шәхси очрашу гына ярышлар нәтиҗәсен билгеләде – аксубайлылар, “Арча“ һәм Киров өлкәсенең “Витязь“ командаларын җиңеп, “алтын“ кубокка ия булдылар. Һөҗүм итүче Марат Нуруллин иң яхшы уенчылар исәбендә билгеләп үтелде. Василий Краснов, Руслан Шиһапов, Әсхат Габдуллин, Айдар Гайнуллин, уенчы-тренер Нияз Хисмәтов һ.б. боз өстендә шәп спорт сыйфатларына ия булуларын күрсәтеп, район данын лаеклы якладылар.
Аксубай командасы әлеге турнирда өченче ел рәттән катнаша, әмма моңа кадәр финалга чыгу мөмкин булмады.
– Без үзебез ирешкән нәтиҗәләр белән канәгать, – дип сөйли Нияз Хисмәтов. –  Җиңүнең 73 еллыгына багышланган матчта җиңүгә ирешүебез сөендерә. Моңа охшаш ярышларда призлы урыннар мөһим түгел,  кызыклы матчларда катнашу һәм боз мәйданчыгында көчле  көндәшләр белән уйнау күпкә әһәмиятлерәк. Команда алга таба да мондый турнирларда катнашачак.

Фото с сайта http://ffrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев